
Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбен «Водник» футбол стадионы урынында төзергә җыеналар. Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы акты ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында чыкты, дип яза «Татар-информ».
Алинә Заһитова исемендәге ясалма бозлы ябык боз сарае төзелешенә 15 290 квадрат метр мәйданлы участок бирелгән.
Объект Порт урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашачак.Мәктәп барлыкка киләчәк территория Девятаев һәм Порт урамнары, тимер юл һәм торак йортлар белән чикләнгән. «Водник» стадионыннан тыш, хәзерге вакытта анда теннис һәм баскетбол мәйданчыклары урнашкан. Әлеге өч спорт объектының һәрберсе тирәсендә йөгерү юллары уза.
Экспертизада билгеләп үтелгәнчә, участокта мәдәни мирас объектлары, ачыкланган мәдәни мирас объектлары һәм мәдәни мирас (шул исәптән археологик) объекты билгеләренә ия объектлар юк. Моннан тыш, ул мәдәни мирас объектларын саклау һәм яклау зоналарына керми.
2023 елның июнендә Алинә Заһитова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда алар фигуралы шуу мәктәбе проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Соңрак, декабрьдә Заһитова тренерлык карьерасы белән шөгыльләнү нияте турында сөйләде. ТР спорт министры Владимир Леонов аңлатканча, Заһитова мәктәбен Казанның Елга порты районында төзү планлаштырыла.
Башта Леонов мәктәпне быел ук ачу турында игълан итте. Соңрак сүз 2024 елның җәендә төзелешне башлау турында гына барды. Күптән түгел ул Казанда Заһитова мәктәбен булдыру өчен инвестор ел азагына табылачак, дип ышандырды.

Свежие комментарии