На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда хатын-кызлар бер елда йөклелек һәм бала табу өчен 4,2 млрд сум пособие алган

Ел башыннан РФ Социаль фондының Татарстан төбәк бүлеге республикада яшәүче 5 мең булачак әнигә йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«2025 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан төбәк бүлеге 5 мең булачак әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиеләре түләде.

Узган елда республикада яшәүче 23,8 мең хатын-кыз 4 281 миллион сумлык шундый ук ярдәм чарасы алды», - дип аңлаттылар «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

Түләү йөкле яки өч айга кадәр яшьтәге баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга каралган. Пособие күләмен билгеләгәндә хезмәт хакы, бала табуның катлаулылыгы һәм башка факторлар исәпкә алына.

Пособие бала туарга 70 көн кала һәм бала туганнан соң 70 көн дәвамында түләнә. Өч айга кадәр яшьтәге баланы уллыкка алган очракта пособие сабыйны уллыкка алган көннән башлап түләнә башлый. Бу очракта түләү шулай ук бала туган көннән алып 70 календарь көнгә кадәр түләнә. Күп балалы йөклелек очрагында яки бала тапканда өзлегүләр булганда ял вакыты озыная. Игез балалар тапкан хатын-кызга пособие 194 көн түләнә: бала туарга 84 көн кала һәм бала туганнан соң 110 көн дәвамында. Берьюлы ике һәм аннан да күбрәк баланы уллыкка алган очракта пособие түләнү вакыты 110 көнгә кадәр арта.

«2025 елда 140 көн дәвамында түләнгән пособиенең максималь күләме 794 355 сумны тәшкил итә, ә 194 көн дәвамында – 1 100 750 сум», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Пособие күләме йөклелек һәм бала табу буенча отпуск башланганчы ике календарь елда исәпләнгән уртача хезмәт хакы күләменнән чыгып билгеләнә. Әгәр хатын-кыз бу ике елда йөклелек һәм бала табу буенча яки бала карау буенча ялда булган икән, аның гаризасы нигезендә әлеге календарь елларын алыштырырга мөмкин (әгәр бу пособие күләме артуга китерсә).

Ссылка на первоисточник
наверх