На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

XIII Республикакүләм ифтарның төп ризыгы пылау түгел, ә карабодай белән ит булачак

«Туган Авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов XIII Республикакүләм ифтарда кунакларга нинди меню тәкъдим ителүен хәбәр итте. Бу хакта ул Диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Ел саен без кунакларыбызны сөендерергә тырышабыз: ифтар кызыклырак, яхшырак, тәмлерәк булсын дибез.

Күп кешеләрнең үтенече буенча, без төп ризыкны алыштырырга булдык: ел саен пылау әзерли идек, ә быел ит белән карабодай әзерләргә булдык. Бу яңалык булачак. Шулай ук камыр ризыклары, чәкчәкләр, татлы ризыклар, лимонадлар, кымыз, җиләк-җимеш, яшелчә, хөрмә булачак. Ягъни өстәлләр тулы һәм матур булачак», – диде ул.

Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13 мең данә чәкчәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.

Урыннар җитмәү очрагын исәпкә алып, өстәмә ланч-бокслар да әзерләнә. «Шулай ук без үзләре белән алырга теләүчеләр өчен өстәмә ланч-бокслар әзерләячәкбез. Гадәттә без барысын да урнаштырабыз, кемгәдер урын җитми торган хәл булмый», – ди Радик Абдрахманов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх