Мари Элның Бәрәңге районы мәдәният йортында узган «Насретдин укулары» конференциясендә район хакимияте башлыгы Олег Попов җирлектә милләтара һәм конфессияара дуслык булуын әйтте.
«Барыгызны да бәрәкәтле Бәрәңге җирлегендә сәламли алуыма шатмын. Бәрәңге районы – күпмилләтле як. Биредә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр үзара дуслыкка, татулыкка бәйләнгән.
Безнең районда биш мөселман оешмасы һәм ике төркем эшли. Шулай ук сигез иман йорты эшчәнлеген алып бара, әле менә тагы бер мәчет төзелеп килә», – дип сөйләде Олег Попов трибунадан.Тулаем алганда, районда 1515 гаилә яши, аларда ике меңләп бала тәрбияләнә, диделәр.
Олег Попов әйтүенчә, монда гаилә һәм ислам дине кыйммәтләрен пропагандалауга да зур игътибар бирелә.
Свежие комментарии