На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Ркаил Зәйдулла: Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу — безнең өчен бер бәйрәм

Казанда узган VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концертында финалистларны бүләкләү вакытында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да тамашачыларга мөрәҗәгать итте.

«Бәйрәм котлы булсын! Чыннан да, Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу — безнең өчен бер бәйрәм.

Аларның батырлыгын беркайчан да оныткан юк. Әлбәттә, халык иң күп белгәне — шагыйрь кулы белән язылган «Моабит дәфтәрләре». Әдипне танытуда ул чор иҗаты олы әһәмияткә ия. Хәзерге көнне дә фашизм кайда гына башын калкытса да, ул бетәчәк! Җәлил һәм көрәштәшләре заманында моны үз тәкъдирләре белән исбатладылар», — диде ул.

«Муса Җәлил укулары»на 2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Азербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән булган

Бәйгенең жюри рәисе, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиуллин да бәйгенең әһәмиятле булуын билгеләде.

«Муса Җәлилнең шигъри юлларына күпме өмет, ышаныч һәм никадәр сагыш һәм фаҗигалек салынган. Аның шигырьләрендәге ялкын инде ничәмә дистә буынннарның күңелләрендә саклана. Шигърият һәм каһарманлык бәйрәме котлы булсын», — диде ул.

Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралды. 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше.

Ссылка на первоисточник
наверх