На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Дәүләт хезмәтләре» порталында документларны яңадан ясату өчен сервис эшли башлады

Россиядә яшәүчеләр документларын яңадан ясату яки алыштыру өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза бирә алачак. Яңа сервис «Тормыш ситуациясе» дип атала, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.

Сервис паспорт, полис, чит ил паспорты, пенсия документлары, машина йөртү таныклыгы һәм белем турындагы документларга зыян килгән, урланган яки югалган очракта аларны яңадан ясатырга ярдәм итәчәк.

Вице-премьер Дмитрий Григоренко сүзләренчә, бердәм сервис мондый дәүләт хезмәтен алуны тизрәк һәм уңайлырак итәчәк.

«Барлык кирәкле хезмәтләр комплекслы рәвештә күрсәтелә, өстәмә мәгълүмат эзләргә һәм ведомстволарга барырга кирәкми», - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Ссылка на первоисточник
наверх