На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Лениногорскида туып-үскән Россия Герое турындагы мәгълүмат тарих дәреслегенә кертелгән

Лениногорскида туып-үскән, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов һәм башка геройлар турында 11нче сыйныф өчен бастырылып чыккан тарих дәреслегендә укырга була. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Китапны «Просвещение» нәшрияты чыгарган. Аны чыгаруда илнең әйдәп баручы тарихчылары эшләгән.

Яңа тарих дәреслеге Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан алып 21нче гасыр башына кадәр чорны үз эченә ала. Китапның «Россия бүген» дип аталган соңгы бүлегендә Украинадагы конфликт һәм махсус хәрби операциягә китергән вакыйгалар турында әйтелгән.

6нчы мәктәпнең 11 Б сыйныфы укучысы Глеб Радаев, мәсәлән, дәреслекне бирү белән, кызыксынган, укып та чыккан.

«Россия Герое Дамир Исламов 2022 елның 7 мартында Луганск Халык Республикасының Золотой шәһәре районында һәлак булган. Бу мәктәптә укыган, без хәзер утырган парта артында утырган. Мәктәптә аны еш искә алалар», - дип уртаклаша Глеб.

Дәреслектә Дамир Исламов җитәкләгән танк экипажының батырлыгы тасвирлана.

Искәртик, Дамир Исламов белән танкта Дамир Гыйлемханов һәм Иван Цевун да була. Алар дошманның биш танкы белән көрәшә, дүртесен юк итә. Ләкин бишенчесе, кызганыч, аларның үзен утка тота. Дамир Исламов, Дамир Гыйлемханов һәм Иван Цевун батырларча һәлак була. Аларга Россия Герое исеме бирелә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх