На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Миләүшә Таминдарова: Россияне төрлечә яратып була

12 июньдә «Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән I республика патриотик җыр бәйгесенең гала-концерты узды. Ул Россия көненә багышланды. Тамаша барышында Татарстан Дәүләт камера хоры җитәкчесе, ТР халык артисткасы Миләүшә Таминдарова да фикерләре белән уртаклашты.

«Минем өчен бу бик шәхси бәйрәм. Чөнки Россияне төрлечә яратып була: мөмкин митингларда кычкырырга, ә мөмкин Ватан турында җырлар эзләргә, аларны җырларга, хәтта колакка пышылдап кына да. Моның белән генә Ватанпәрвәрлек үлчәнми. Минем Россиягә мөнәсәбәтем – якыннарыма, гаиләмә, яшәгән җиремә һәм подъездым белән күршеләремә хәтта ки. Минем өчен болар барысы да Россия. Миңа мөһим түгел, Кызыл Мәйданда басып тораммы, әллә туганнарым белән табын артында җырлап утыраммы. Мин яратам Россияне», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш, Казанны илнең иң матур шәһәре, дип атады.

«Без бик күп илебез киңлекләре буенча сәфәрләрдә йөрибез. Кайсыбер чит шәһәрләрдә, «эх, каласы иде монда, бигрәк җылы һава торышлары биредә салыкыннары да юк» дип уйлап куясың. Ә шулай да, минем гел Казаныма кайтасым килә. Кайвакыт автомашина руле артында барганда да Мәскәү дамбасыннан карап куям да үзебезнең якларга: йөрәгем җилкенеп куя. И, Казаным матур да инде. Мең шөкер, шушы шәһәрдә яшәвемә. Казан – Россия Федерациясенең иң матур шәһәре», – дип ассызыклады Таминдарова.

Концертта камера хоры республиканың махсус хәрби операция офицерларының хатыннары волонтерлык хәрәкәте хоры белән «Родина» җырын да башкарды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх