
21 октябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мәдәни җомга» газетасының чыга башлавына 30 ел тулу уңаеннан тантаналы әдәби-музыкаль кичә узды. Газетаны күркәм юбилее белән котларга журналистлар, язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре җыелган иде. Бәйрәм тамашасы татар сәхнәсенең танылган артистлары чыгышлары һәм котлаулар белән үрелеп барды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Беренче булып газетаны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады. Ул редакциягә уңышлар, газетаның киләсе юбилейларын да шундый зур залларда уздырырга насыйп итүен теләде.
«Бүген «Мәдәни җомга»ның дуслары бик күп булуын үз күзләребез белән күрдек. Газета яши, аның киләчәге бар. Ләбиб абый болай да тынгысыз җан, әлеге бәйрәмне оештыру өчен ул бик нык тырышты. Күңелен, җанын биреп әзерләнде. Хезмәткәрләргә аерым рәхмәт җиткерәсе килә, тырышып эшлиләр, газетаның киләсе юбилейларын да шундый зур залларда уздырырга язсын», – диде ул.
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлау хатын укыды. Шулай ук ул редакциягә «Татмедиа» агентлыгының Рәхмәт хатын һәм редакция кулланылышына яңа телефон тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев үз котлавында газетада бастырылган мәкаләләр, күтәрелгән проблемалар һәрвакыт актуаль булуын искәртеп узды.
«Мин монда бик күп татарның сәнгать, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне күрдем. Сәхнәдә дә бик матур, дөрес язу тора – «зыялы татар газетасы», дигән.
Дөрестән дә, монда бик күп татар зыялылары утыра. Барыгызга да зур рәхмәт, монда бары тик татар милләтен яратучылар гына җыелган. «Мәдәни җомга» безнең татар халкын, телен, мәдәниятен, мәгърифәтен, гореф-гадәтләрен һәм динен саклауга бик зур өлеш керткән, бүген дә әлеге эшне дәвам итә», – диде ул.Камил Ногаев «Мәдәни җомга» газетасы редакциясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.
«Яңалыклар һәрвакыт булып тора. Хәзер газета социаль челтәрләрен дә актив алып бара, мин дә бик яратып, укып, карап барам. Бер көнне Хәсән Туфанның мәкаләсен укыдым, Туфан абыйның әлеге язмасын бүген укысаң, сөйләсәң дә, нәкъ безнең көнгә кагылышлы. Күп кенә язмалар искерми, мәңгелек булып кала», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Камил Ногаев «Мәдәни җомга» газетасында озак еллар хезмәт куйган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кашаповага Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Бу хактагы карарга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров газетаның бөтен татар дөньясын колачлавын, халык авазын ирештерүче булуын ассызыклады
«Мәдәни җомга» газетасы һәрвакыт татар зыялыларының фикерләрен туплап, киң җәмәгатьчелеккә җиткерә торган мәйдан булды. Милләт сулышын тоясың, аңлыйсың килсә, әлеге газетаны укып барырга кирәк. Зур рәхмәтләребезне редакциягә, хезмәткәрләргә, әлеге басманы өч дистә ел әйдәп баручыларга җиткерәсе килә. Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, бүгенге көндә Ләбиб Лерон – өчесе дә олпат затлар, вакыйгалар үзәгендә кайнаган, бөтен күзәнәкләре белән милләтне аңлаган шәхесләр», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Данис Шакиров сәхнәгә 2015-2024 елларда «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире булган Вахит Имамовны чакырды.
«Вахит Имамов – көчле шәхес, нык рухлы көрәшче. Вахит абыйны сәхнәгә чакырмый мөмкин түгел. «Мәдәни җомга»ның аерым бер дәвере – Вахит Имамов чоры. Рәхмәт сезгә, Вахит абый!», – диде ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырып.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мәдәни җомга» газетасы редакциясенә Бөтендөнья татар конгрессыныннан бүләккә яңа ноутбук тапшырылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бәйрәм азагында сәхнәгә «Мәдәни җомга» газетасының бүгенге редакциясе чакырылды. Алар – газетаның баш мөхәррире Ләбиб Лерон, журналистлар Рәшит Минһаҗ, Миләүшә Галиуллина, Лилия Гаделшина, Фидания Леронова, Алсу Зәйдуллина, Эльза Газизова һәм Светлана Щеглова.
«Кечкенә дә төш кенә дигән кебек, шушы аз санлы коллектив белән газетабызны чыгарабыз. Бу – сезнең, укучыларыбызның ярдәме белән. Укучылары булмаса, газетаның кирәге юк. Без милләтебез, халкыбыз өчен тырышабыз. Газета сезнең кулларга барып ирешсен өчен бар көчебезне сарыф итәбез. Мин монда килгән һәрбер кешегә чиксез рәхмәтле, без милләткә һәрвакыт тугры калдык», – диде газетаның баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
Ул үзенә кадәр эшләгән баш мөхәррирләргә һәм журналистларга рәхмәт белдерде.
«Газетаның башында торган Ренат абый Хариска, эшне дәвам иткән Зиннур Мансуровка, аннан эстафетаны кабул иткән Вахит Имамовка, алар заманында булган һәрбер коллективка, һәрбер хезмәткәргә чиксез рәхмәтләремне әйтәм. Безнең әлеге бәйрәм дәвам итә, ул инде беренче сан чыккан вакытларга туры китереп, июль аенда башланган иде. Без әле ветераннарыбызны, элек эшләгән хезмәткәрләребезне чакырырга җыенабыз, бәйрәмебез дәвам итәчәк», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии