Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм үзенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында республика тормышының төрле юнәлешләрен чагылдырган видеоролик урнаштырган.
Роликта табигать матурлыгы күренә, архитектура һәйкәлләре татарстанлыларның мәдәни, фәнни, икътисади, спорт һәм башка тармаклардагы тормышыннан күренешләр белән алмашына.
Шулай ук кадрда Россия Президенты Владимир Путин сүзләре («Татар-информ»ның БРИКС саммитын уздыру өчен ни өчен Казан сайланды дигән соравына җавап итеп әйтелгән) яңгырый.
« халыкның эчке мәдәният дәрәҗәсе хөрмәт уята. Татарстанның шактый ышанычлы үсеше шуның белән бәйледер дип уйлыйм. Табигый рәвештә үзенә җәлеп итүче үзәккә әйләнеп бара. Бөтен ил өчен яхшы үрнәк », — дип сөйли Россия лидеры.
Ролик ахырында Кол Шәриф мәчете өстеннән ай күтәрелә, аны иртәнге Казан манзарасы алыштыра һәм аның фонында Татарстанны килеп күрергә өндәү барлыкка килә. Видеоны режиссер Илшат Рәхимбай төшергән.
Свежие комментарии