На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Чүпрәледә «Герой атасы» күчмә фотокүргәзмәсе ачылды

Чүпрәледә «Герой атасы» күчмә фотокүргәзмә ачылды. Фотокүргәзмәдә республиканың 30 районыннан геройларның әтиләренең 46 портреты тәкъдим ителгән. Алар арасында Россия Геройлары әтиләре, шулай ук, Батырлык ордены кавалерлары бар. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Экспозициянең үзенчәлеге булып, шулай ук, фотосурәтләрдәге әтиләрнең күбесе үзләре дә хәрби хәрәкәтләр, эчке эшләр ветераннары булу да тора.

Экспозиция Чүпрәледән 14 фотопортрет белән тулыландырылды. Чара 26 июньдә район мәдәният йортындагы фойеда узды.

«Бу күргәзмә—фотографияләр җыентыгы гына түгел, ә әтиләрнең үз уллары турында җәмәгатьчелеккә җиткерү мөмкинлеге. Батыр уллар, Геройлар тәрбияләгән әтиләр образы аша без гаиләләрдә намуслылык, Ватанга тугрылык кебек чын кыйммәтләрнең дә яшәвен күрәбез», — дип билгеләп үтә оештыручылар.

«Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» фонды һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары оештырган проект 2025 елның 28 февралендә старт алды һәм 15 декабренә кадәр республиканың барлык муниципаль районнарында тәкъдим ителә. Проект Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында экспозициянең электрон версиясен булдыру белән тәмамланачак.

Тантананы Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул хәрбиләрнең әти-әниләренә һәм тол хатыннарына тирән рәхмәтен белдерде:

«Сезнең улларыгыз — чын геройлар. Алар үз бурычларын намус белән үтәде. Бүгенге фотокүргәзмә дә аларга булган хөрмәтебезне белдерә, лаеклы уллар тәрбияләвегезне күрсәтә, әтиләрнең уллары өчен иң кадерле кеше, якын дус та, киңәшче дә булуын сөйли», – диде ул.

Экспозиция районда 30 июньгә кадәр эшли.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.

ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх