На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Володин татарстанлыларны республика Дәүләт Советының утыз еллыгы белән котлады

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин республика парламенты депутатларын һәм төбәктә яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советының утыз еллыгы белән тәбрик итте.

Сәясәтче сәламләү сүзләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына юллаган, дип хәбәр итә Татарстан парламенты матбугат хезмәте.

«Бу еллар эчендә Дәүләт Советы республиканың төрле яклап үсешен, югары социаль-икътисади күрсәткечләргә ирешүне законнар белән тәэмин итә торган хокукый база булдырды», – дип билгеләп үтте Вячеслав Володин.

«Депутатлар, сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклап, төбәк халкы өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән эш алып бара. Мәгариф, сәламәтлек саклау, инвестицияләр системасын камилләштерүгә, сәнәгать, энергетика, төзелеш комплексын, авыл хуҗалыгында масштаблы проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәләр», – дип өстәде ул.

Володин шулай ук Татарстан алдында торган бурычларның үтәлеше, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен үстерү күп яктан закон чыгару эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә бәйле булуын билгеләп үтте.

Март аенда Татарстан Дәүләт Советына 30 ел тула, беренче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче сессиясе 1995 елның 30 мартында узды. Җомга көнне, 28 мартта, җиденче чакырылыш республика парламентының сигезенче утырышы үтәчәк, анда «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз еллыгы турында»гы мәсьәләне карарга ниятлиләр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча доклад тәкъдим итәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх