На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 95 процентка үтәлгән

«Безнең ишегалды» республика программасы 2025 елга 95 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

3 сентябрьгә юл эшләре 98 процентка үтәлгән. Алар республиканың 11 районындагы 591 ишегалдында тулысынча тәмамланган.

Чаллы, Казан, Түбән Кама шәһәрләренең һәм Әлмәт һәм Бөгелмә районнарының калган 82 ишегалдында эшләр дәвам итә. 10 сентябрьгә кадәр 43, 20 сентябрьгә кадәр 27, ә 30 сентябрьгә тагын 12 йорт тапшыру планлаштырыла.

653 ишегалдында тышкы яктырту җайланмаларын урнаштыру эшләре төгәлләнгән, бу гомуми күләмнең 99 процентын тәшкил итә. Казан, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Камадагы 18 ишегалдында эшләр дәвам итә. Барлык эшләрне 10 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Җиһазларны монтажлау 88 процентка үтәлгән. Эшләр республиканың 11 районындагы 522 ишегалдында башкарылган. Тагын 115 ишегалдында эшләр 20 сентябрьгә кадәр тәмамланачак.

Хәзерге вакытта әзер объектларны кабул итү бара. Соңгы ике атнада Казан, Әгерҗе, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Нурлатта контроль йөреп чыгу уздырылды.

Сентябрь башына 677 йортның 119ы кабул ителгән. Шул ук вакытта объектларны кабул итмәүнең иң еш сәбәбе булып грунтта төзелеш чүпләре булу, мәгълүмат стендларында балалар җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре күрсәтелмәү, монтажлау технологиясен бозу, асфальтта төзелеш техникасы эзләре булу һәм су агызу системасына бәйле проблемалар тора.

Соңгы өч атнада Татарстанның 16 районында яшәүчеләрдән 916 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Аларның күбесе эшләрне тәмамлау сроклары турында булган.

Параллель рәвештә программаны 2026 елда гамәлгә ашыруга әзерлек бара. Өстенлекле ишегалларының (200 өстенлекле ишегалды рейтингы) якынча схемалары инде тапшырылган һәм тикшерелгән. Районнарда милекчеләрнең җыелышлары уздырыла.

«Безнең ишегалды» республика программасын үткәрү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх