Дәүләт-шәхси партнерлык механизмын активрак файдаланырга, юл төзелешендә һәм транспортның барлык төрләре буенча концессион килешүләр төзергә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Юл-транспорт өлкәсендә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин куйган мөһим бурыч – инвесторларны җәлеп итү. Шул ук вакытта бюджет һәм бюджеттан тыш кертемнәрнең икътисади нәтиҗәлелеге принциплары буенча эшләргә кирәк. Бу мәсьәләләр даими контрольдә тотуны таләп итә», – диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 1 гыйнвардан яңа илкүләм максатларны һәм проектларны гамәлгә ашыру башланды. Юл-транспорт тармагы «Тормыш өчен инфраструктура» һәм «Нәтиҗәле транспорт системасы» илкүләм проектларында тәкъдим ителгән. «Моның белән бәйле рәвештә, безнең бурыч – транспорт системасын булдыру. Ул хәзерге һәм киләчәк ихтыяҗларына җавап бирергә, юлларда мобильлек һәм иминлек тәэмин итәргә тиеш», - диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе хәзерге катлаулы шартларда Татарстанда яңа логистик маршрутлар төзү, масштаблы транспорт инфраструктурасын булдыру һәм үстерү дәвам итүен өстәде. «Бу безгә икътисади күрсәткечләр үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - диде ул.
Узган ел тулаем төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артып китте, сәнәгать җитештерүе 5 процентка артты һәм 5,5 трлн сумга җитте. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 10 процентка, төзелеш эшләре 13 процентка, ваклап сату әйләнеше 7 проценттан да артты.
Төп капиталга инвестицияләр 1,3 трлн сумга кадәр үсте.«Узган ел Татарстан өчен тарихи булды. Республика дөнья сәясәте үзәгенә әверелде. Бездә иң югары дәрәҗәдә БРИКС саммиты, БРИКС илләренең спорт уеннары, «Киләчәк уеннары» беренче халыкара фиджитал-турниры, KazanForum халыкара икътисади форумы узды», – дип санап үтте ТР Рәисе 2024 елның мөһим вакыйгаларын.
Аның сүзләренчә, аларны оештыру һәм уздыру алга киткән инфраструктура һәм юл-транспорт тармагы предприятиеләре һәм оешмаларының җайга салынган эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамик үсешендә аерылгысыз фактор. Узган ел шактый акча юл төзелешенә тотылды. Бу безгә 2024 елда мөһим инфраструктура проектларын төгәлләргә һәм яңа юлларны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирде. Барлык проектлар да гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Татарстан тарихында соңгы ике елдагы кебек бу кадәр күп юл файдалануга тапшырылганы булмады», - диде республика җитәкчесе.
Шул ук вакытта ул юл-транспорт инфраструктурасын үстерүнең «юл хәрәкәте һәм җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүгә югары таләпләр куюын» билгеләп үтте.
«Узган ел нәтиҗәләре буенча аварияләрнең барлык төрләре кимүен күзәтәбез, әмма һәлак булучылар саны арткан. Сәбәпләрне анализларга һәм республика юлларында үлем очракларын булдырмау өчен чаралар комплексын эшләргә кирәк», - дип дәвам итте Миңнеханов.
ТР Рәисе нәкъ менә шушы өлкәдә цифрлаштыру чараларын максималь кулланырга һәм юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарда тиешле чаралар күрергә кирәклеген белдерә. Шулай ук социаль объектлар һәм кешеләр күп була торган объектлар янында иминлекне тәэмин итү, «йорт – мәктәп – йорт» иминлек маршрутларын формалаштыру мөһим, дип йомгаклады ул.
Свежие комментарии