На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Уенда код яздым – әнинең ярты миллион сумыннан җил исте»: аферистлар балаларны алдый

ТР Эчке эшләр министрлыгында мошенниклар балалар аша ата-аналарның акчаларын урлау өчен куллана торган схемалар турында сөйләделәр.

Татарстанда балаларны мошенниклык схемалары ярдәмендә алдап, ата-аналарның акчаларын урлау очраклары ешая. Республика Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге категориядәге җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә арткан.

Аферистлар балаларны алдау өчен куллана торган схемалар турында тулырак «Татар-информ» материалында укыгыз.

Элегрәк аферистлар хәйләсенә өлкән яшьтәге кешеләр «каба» торган булса, соңгы арада мошенниклар тозагына еш кына балалар эләгә

Фото: «Татар-информ»

«Бала iPhone уйнатыла торган чатка әнисенең телефонына килгән кодны язган, шуннан соң картадан 40 мең сум акча юкка чыккан»

Интернет-мошенниклык – бүгенге заманның иң зур бәласе. Элегрәк аферистлар хәйләсенә өлкән яшьтәге кешеләр «каба» торган булса, соңгы арада мошенниклар тозагына еш кына балалар эләгә. Мәктәп укучылары һәм хәтта бакчага йөри торган сабыйлар, мошенниклар кушуы буенча, әти-әниләренең банк карталарын фотога төшереп җибәрә, аларның телефоннарына килгән кодларны хәбәр итә. Интернет-мошенникларның оста схемалары кечкенә яшьтәге балаларны да, яшүсмерләрне дә, 18-20 яшьлек кешеләрне дә алдый.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, агымдагы елның сигез аенда балигъ булмаган балаларга карата мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып 244 җинаять кылынган. Узган елның шул ук чорында 179 очрак теркәлгән булган, ягъни әлеге категориядәге җинаятьләр саны 36 процентка арткан. Татарстанда мондый очракларның мисаллары бихисап.

Рәдис Йосыпов: «Мошенниклар балаларны алдау өчен төрле ысуллар куллана, әмма нәтиҗә һәрвакыт бертөрле»

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Сентябрьдә Казанда яшәүче хатын-кыз өй эшләре белән шөгыльләнеп йөргән җиреннән 40 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Бу вакытта аның улы телефонда балалар арасында популяр уен уйнап утырган. Шул вакытта телефон экранында кыйммәтле бүләкләр уйнату турында мәгълүмат пәйда булган», - дип сөйләде «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов.

Конкурста катнашу өчен телефон номерын язарга кирәк булган – бала, озак уйлап тормыйча, әнисенең номерын язган. Аннары телефонга килгән кодны сораганнар. Зур бүләк отарга өметләнгән бала кушкан бөтен нәрсәне эшләгән. Бер сәгатьтән баланың әнисенә банктан хәбәр килгән – аңа банк картасын блокировкалаулары турында әйткәннәр. Хатын-кыз моның сәбәбен ачыклау өчен өчен банкка шалтыраткан. Анда аңа счетыннан биш тапкыр акча күчерүләре турында хәбәр иткәннәр. Шикле активлыкны күреп, банк картаны блокировкалаган. Әмма бу вакытта мошенниклар инде хатын-кызның счетыннан акча урлап өлгергән. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән, хәзерге вакытта мошенникларны эзлиләр.

«Казанда тагын бер шундый очрак булды. Бала телеграм-каналда iPhone уйнатыла торган конкурска тап булган. Катнашу өчен банк картасын фотога төшерергә һәм төркемнең администраторына җибәрергә кирәк булган. Бала әнисенең кредит картасын фотога төшергән һәм мошенникларга җибәргән. Шуннан соң карта счетыннан 40 500 сум акча юкка чыккан», - дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

Кайвакыт мошенниклар нинди дә булса махсус хезмәт вәкиле исеменнән яза яисә шалтырата һәм кешенең счетыннан акча урлый

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Мошенникларга әнисенең ярты миллион сум акчасын күчергән

Казанда яшәүче башка бер хатын-кыз, счетындагы акчалары югалуга игътибар итеп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хәлне хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә башлагач, акчаларны хатын-кызның 11 яшьлек кызы күчергәнлеге ачыкланган. Кыз телефондагы уенда виртуаль әйберләр сатып алырга теләве, моны уенда язылган схема буенча эшләве һәм, үзе дә аңламыйча, әнисе эшләп тапкан ярты миллион сум акчаны мошенникларга күчерүе турында сөйләгән.

«Мәскәүдә да күптән түгел бер шундый очрак булды. Мошенниклар малайга билгеле бер гамәлләр башкарырга кушкан, ә аннары аңа закон бозуын хәбәр иткән һәм куркыта башлаган. Аферистлар малайның әти-әнисенең счетындагы акчалар Россиядә тыелган террорчылык оешмасына җибәрелгән, дип ышандырган. Алар аның әти-әнисен төрмәгә утыртачаклар, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәчәкләр, ә аның үзен балалар йортына җибәрәчәкләр, дигән. Аферистлар малайга акча күчерергә яки курьерга биреп җибәрергә кушкан – курыккан бала мошенниклар кушканча эшләгән», - дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

Мондый хәлләргә зур яшьтәге кешеләр дә юлыга. Шушы көннәрдә Татарстанда яшәүче 21 яшьлек егет мошенникларга әти-әнисенең 3 460 000 сум акчасын күчергән.

Ата-аналарга игътибарлы булырга кирәк: мошенниклар балаларны алдау өчен төрле ысуллар куллана, әмма нәтиҗә һәрвакыт бертөрле, дип ассызыклады Рәдис Йосыпов.

Мошенниклар банк картасын фотога төшерергә, кушымта урнаштырырга, телефон экранын фотога төшереп җибәрергә кушарга мөмкин

Фото: «Татар-информ»

«Мошенниклар төрле сәбәп уйлап табарга мөмкин. Бу бүләкләр уйнату, посылкалар китерү, ниндидер чарада катнашу, акча эшләү ысулы тәкъдим итү булырга мөмкин. Балага уку йорты өчен бурычы булуы турында хәбәр итә, ниндидер кушымта урнаштырырга куша алалар. Аннары әти-әнисенең телефон номерын сорый башлыйлар, шул номерга килгән кодны җибәрергә кушалар. Яки банк картасын фотога төшерүен, кушымта урнаштыруын, телефон экранын фотога төшереп җибәрүен сорарга мөмкиннәр. Шулай итеп, балалар, үзләре дә аңламыйча, мошенникларга конфиденциаль мәгълүмат тапшыра», - дип аңлатты ул.

Кайвакыт мошенниклар нинди дә булса махсус хезмәт вәкиле исеменнән яза яисә шалтырата һәм кешенең счетыннан акча урлый. Аннары алар үзенең мошенник булуын таный һәм корбанга акчасын кайтарырга вәгъдә итә. Моның өчен кешегә хокукка каршы гамәлләр кылырга кушалар, дип аңлатты Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Аферистлар еш кына чит илдәге кол-үзәкләр аша эш итә. Аларның максаты акча урлау гына түгел, ә илдәге вазгыятьне тотрыксызландыру да.

Ышанычлы мөнәсәбәтләр кору мөһим – бала теләсә кайсы вакытта әти белән әнигә ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итә алуын белергә тиеш

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Балалар теләсә кайсы вакытта әти-әнигә ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итә алуын белеп торырга тиеш

«Ата-аналар балалары белән сөйләшергә, мошенникларның ничек алдый алуын аңлатырга тиеш. Таныш булмаган кешеләргә телефон номерларын хәбәр итәргә, кодлар һәм банк карталары мәгълүматларын җибәрергә ярамавын әйтеп куярга кирәк. Интернет яки телефон аша кем беләндер аралашыр алдыннан, бала башта әти-әнисенә хәбәр итәргә һәм киңәш сорарга тиеш», - дип билгеләп үтте Рәдис Йосыпов.

Әгәр бала мошенниклар хәйләсенә ышанган, аны явыз ниятле кешеләр куркыта яки яный башлаган икән, ул бу хакта шул ук секундта әти-әнисенә хәбәр итәргә тиеш. Моны яшерергә ярамый, чөнки алга таба ситуация тагын да ныграк катлауланырга мөмкин. Бу хакта шулай ук балаларга әйтеп кую мөһим.

«Иртәме-соңмы әти белән әни бу хакта барыбер беләчәк. Ләкин яшермичә дөресен әйтсәң, вакытында сөйләсәң, нәтиҗәләрнең масштабын бераз киметеп яисә бөтенләй хәл итеп булырга мөмкин. Мошенниклар туктамаячак – аларның таләпләре зурая гына барачак. Мисал өчен, быел Татарстанда яшәүче егет әтисенең акчаларын курьерга тапшырмакчы булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре оператив рәвештә ярдәм иткән – курьерны ачыклаганнар һәм акчаларны кире кайтарганнар. Шуңа күрә кайчак барысын да төзәтеп була», - дип сөйләде ул.

Балалар белән алдан ук сөйләшеп куегыз. Күңелсез хәл килеп чыкканын көтмәгез. Телефон аша кемдер янаган, нәрсәдер таләп иткән, ниндидер мәгълүматларны хәбәр итүне сораган очракта трубканы куярга һәм бу хакта әти белән әнигә әйтергә кирәк, дип аңлатыгыз. Ә әти-әниләр исә мондый очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Ышанычлы мөнәсәбәтләр кору мөһим – бала теләсә кайсы вакытта әти белән әнигә ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итә алуын белергә тиеш, дип йомгаклады сүзен Йосыпов.

Елена Фенина, «Татар-информ»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх