На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Владимир Путин махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин Кызыл мәйданда махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары белән аралашты. Президент аларның әтиләренең батырлыгы турында әйте, волонтерлар һәм яшь активистлар белән сөйләште.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Владимир Путин Россия армиясенең Курск өлкәсен Украина Кораллы көчләреннән азат итәчәген, шуннан соң территориядә волонтерлар эшенә ихтыяҗ булачагын әйтте.

«Бөтенроссия халык фронты»ның 6 яшьлек активисты Сабина Сөләйманова Путинга әтисенең батарея командиры булуын, махсус операция зонасында һәлак булуын сөйләде. Кызның әтисе 2014 елдан бирле хезмәт иткән.

Путин Россияне Сабинаның әтисе кебек кешеләр тотып торуын искәртте. Сабина техникумның 1 курсында укый һәм укуны волонтерлык эшчәнлеге белән бергә алып бара.

Владимир Путин шулай ук «Китежъ» эзләү отряды активистлары белән дә аралашты, алар Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнә. Путин активистларның эше белән кызыксынды, аларга рәхмәт әйтте һәм отряд вәкиленең кулын кысты.

Дәүләт башлыгы балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашуда, алар һәрберсе уртак җиңүгә өлеш кертә, дип белдерде.

Ссылка на первоисточник
наверх