На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татар язучысы Динә Булгакованың яңа китабы Уфада рус телендә басылып чыккан

Уфада татар язучысы Динә Булгакованың балалар өчен язылган әсәрләре рус телендә «Сокровище» исеме белән басылып чыккан.

«Динә Булгакованың китабы «Ут күршеләр» әдәби-таныту проекты кысаларында рус телендә басылып чыкты. Моңарчы Дилә Хәмзовнаның күп кенә китаплары татар телендә басыла иде, беренче тапкыр аның балалар өчен язылган әсәрләре рус телендә дөнья күрде», дип сөенече белән уртаклаша Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

«Быел Динә апа 88 яшьлеген билгеләп үтә. Ул Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, «Учларыма сал син йөрәгеңне» кебек хитлар авторы», дип яза Язучылар берлеге рәисе.

Айгиз Баймөхәммәтов аккаунтына Дилә Булгакованың яңа китабын күрү мизгелләрен урнаштырган. «Кулымда шушы бәләкәчем минем. Ничек язмыйсың инде? Язабыз, Аллабирса, тазалык кына булсын», дигән Динә Булгакова сөенеп.

Китапның тәрҗемә авторы – Заһид Мусин. Рәссам – Артур Василов.

  • «Ут күршеләр» әдәби-таныту проектын Башкортстан язучылар берлеге республика башлыгы гранты акчасына тормышка ашыра.
  • Әсәрләр конкурс аша сайлап алынган. Нәшрият фонды – 1500000 сум. Динә Булгакова әсәрләрен тәрҗемә итү гаризасы «Балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы әсәрләр» номинациясендә җиңгән.
  • Дилә Хәмзә кызы Бикмәтова 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Бозаяз авылында туа. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.
  • Дилә Булгакова «Ай гүзәлем, Айгизәм», «Гашыйк бул», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Кыр казлары» (Син онытма җирдә мин барын), «Серле чишмәм», «Учларыма сал син йөрәгеңне» җырлары авторы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх