На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Дәүләт Советында «Бер-береңә экология турында» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Татарстан парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты депутатлары экологик берләшмәләр активистлары белән очрашты. Очрашуда «Бер-береңә экология турында» III республика конкурсында җиңүчеләрнең проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Экоактивистларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Узган елда «ЭКОдулкын» яшьләр экологик оешмалары VIII республика форумы кысаларында «Бер-береңә экология турында» III республика социаль әһәмиятле проектлар конкурсы узды. Конкурс финалында экспертлар сайлап алган җиде җиңүче проектын гамәлгә ашыруга грант алды. Грант ярдәменең гомуми суммасы якынча 300 мең сумны тәшкил итте.

«Конкурсны инде өченче ел рәттән үткәрәбез. Бүген без парламентка проектларын әзерләп кенә калмыйча, аларны тормышка ашыручы җиңүчеләрне чакырдык. Бу экология идеясе белән янучы иң актив яшьләр. Ягъни бу табигатьне, үз илен, Туган җирен яратучы кешеләр», - дип белдерде ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин.

Ул хәбәр иткәнчә, өч елда конкурста катнашу өчен 300дән артык гариза кабул ителгән. «Экологик чаралар безнең традициягә әйләнергә тиеш. Быел «Чиста булачак» хәрәкәте белән тагын да күбрәк чаралар уздырырбыз дип ышанам. Эш планына ким дигәндә йөз төрле чара кертергә кирәк. Шунысын дә билгеләп үтәргә кирәк, безнең «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте 10 меңнән артык кешене берләштерә», - диде парламентарий.

Ссылка на первоисточник
наверх