На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...
  • fisher
    Доходчиво изложил, заразаМөхәммәтшин бюдже...

«Татмедиа»ның Әлмәттәге филиалын «Нижнекамская правда»ның баш мөхәррире җитәкләде

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Әлмәттәге филиалында баш мөхәррир алышынды. Хәзер «Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газеталары һәм «ЮВТ-24» телеканалының берләштерелгән редакциясен Наталья Лушникова җитәкләячәк. Моңа кадәр ул «Нижнекамская правда» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән.

Наталья Лушникова Алабуга районының Яковлево авылында туган.

Балачагында әти-әнисе белән Түбән Камага күчеп килә, анда мәктәп һәм педагогика училищесын тәмамлый. Балалар бакчасында берничә ел физкультура укытучысы булып эшли.

Ике баласы туганнан соң Наталья Лушникова һөнәрен тамырдан үзгәртергә карар кыла: 2007 елда ул Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетына читтән торып уку бүлегенә керә һәм шәһәрнең «Ваша газета» басмасында эшли башлый. Аннары - «Нижнекамское время» атналыгына, ә диплом алгач «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең корпоратив басмасына - «Нефтехимик» газетасына эшкә урнаша.

2015 елда журналист каләмен камерага алыштыра – «НТР» телекомпаниясе хәбәрчесе була һәм берничә телепроект алып бара башлый. Журналистлар арасында үткәрелгән бәйгеләрдә яуланган күпсанлы җиңүләр, дипломнар һәм Мактау грамоталары хәбәрче эшенең күркәм нәтиҗәсе була. Шушы көннәрдә Наталья Лушникова күпьеллык, нәтиҗәле хезмәте һәм ТР гаммәви мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Татмедиа» АҖ Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Эшенә җаваплы мөнәсәбәте, медиада күпьеллык тәҗрибәсе аның карьерасына старт бирде: 2020 елда Наталья Лушникова «Нижнекамская правда» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнде, ә 2024 елның 1 октябреннән «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Әлмәттәге берләштерелгән филиалы җитәкчесе булды.

Аңа кадәр Әлмәттәге филиал белән Елена Золотарева җитәкчелек итте. Үзенең хезмәт юлын ул 2012 елда «Альметьевск РТВ» телерадиокомпаниясе хәбәрчесе булып башлый. Телекомпаниядә эшләгән дәвердә һөнәри яктан үсә: яңалыклар хезмәтенең шеф-мөхәррире, телевидение буенча җитәкче урынбасары була. 2023 ел башында «Альметьевск РТВ» телерадиокомпаниясе базасында берләштерелгән филиал оештырыла, анда «Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газеталары редакцияләре һәм «ЮВТ-24» телеканалы керә. Елена Золотарева аны 2023 елның июнендә җитәкли һәм баш мөхәррир-җитәкче кәнәфиенә утыра. Хәзерге вакытта ул зур компаниядә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

«Нижнекамская правда» газетасын Кирилл Давкаев җитәкләде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх