ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында узды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлешләре өчен Анна Панкратова һәм Фатыйх Хәмидуллин әлеге медальгә лаек булды.
Искәртеп үтәбез, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырган иде. Моннан алдагы бүләкләү тантанасында ул Россиянең хәзерге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Элегрәк финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев шул ук форумда Татарстанны Россиянең үсеш ноктасы дип атады.
Свежие комментарии