Пермь крае Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе башланып китте. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Бөтенроссия авыл Сабан туеның Пермь краенда икенче тапкыр үткәрелүен искәртте.

«Икенче тапкыр Пермь җирендә Бөтенроссия авыл Сабантуен каршылыйбыз. Без бәйрәмне истә калырлык итеп оештырырга тырыштык. Пермь крае – күпмилләтле төбәк. Без халыкларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Сезгә яхшы кәеф телим», – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов халыкны бәйрәм белән котлады.

«Чын күңелдән барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Һәммәгезгә сәламәтлек, дөньялар тыныч булсын, эшләребез матур булсын. Бергә булырга кирәк, бергә булыйк!» – диде ул.

Татарстан Рәисе Пермь краеның көн саен матурлануын искәртте. «Пермь крае, Барда районы җитәкчеләренә җылы каршы алулары өчен рәхмәт! Бәйрәм белән!» – диде ул.

Рәис Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән Барда районы башлыгы Хәлил Алапановны бүләкләде.

«Зур милли бәйрәмебезне үткәрүне безгә ышанып тапшырганыгыз өчен зур рәхмәт. Бу бәйрәмгә барыбыз бергә әзерләндек: чистарттык, яңарттык, төзедек. Бик зур рәхмәт! Бу бәйрәм территориябез үсешенә киләчәктә дә ярдәм итәр», – диде ул.

Ачылыш тантанасын Тинчурин Театры артисты Резеда Сәлахова һәм Олимпия чемпионы Алексей Ягудин алып бара.

Свежие комментарии