Балтач урта мәктәбе музеенда «Батырлык үлемсез — хәтер мәңгелек» хәтер тактасы ачылды. Чарага геройның әти-әнисе Альфред Нәҗметдинов һәм Елена Тихоновна чакырылган иде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина хәбәр итә.
Нәҗметдинов Айрат Альфред улы 1972 елның 20 июнендә туган. 1979-1989 елларда Балтач урта мәктәбендә укый.
1 февральдә Айрат Альфредович Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларына алына. 1996 елның 11 августында һәлак була. РФ Президентының 1997 елның 16 апрелендәге карары буенча Айрат Нәҗметдинов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии