На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында Казан турында документаль фильмнар күрсәтәчәкләр

1 февральдә Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында «Прометей. Поэма Казанского огня» документаль фильмын күрсәтү һәм режиссер-документалист Дидар Оразов белән ачык диалог була. Чара «Шәһәр һәм кәсеп: Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате» күргәзмәсе уңаеннан үткәреләчәк чаралар программасы кысаларында үткәрелә.

Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе сайтында хәбәр итәләр.

Фильмда сәнгатьнең яңа төре – яктылык музыкасын булдырган уникаль проект – «Прометей» студентлар конструкторлык бюросы турында сүз бара. Фильм күрсәтүдән соң Gorizont films продюсерлык үзәген җитәкләүче режиссер Дидар Оразов белән очрашу көтелә.

Фильмны 1 февральдә 17:00-19:00 сәгатьтә Зур сарайда музейга билет һәм теркәлү буенча кереп карап булачак.

2 февральдә шул ук режиссерның икенче кинокартинасы — «Казан [со]всем» фильмы күрсәтеләчәк. Әлеге фильм-альманах 6 фильмны үз эченә ала: «Казань – это дом» «Музей мусора», «Код искусства», «Казагь. Панк. Рок. Эпатаж», «К большой воде», «Romb».

Фильмда бүгенге Казанның тормышының төрле яклары турында сөйләнелә. Аны 2 февральдә 15:00-17:00 сәгатьтә Зур сарайда музейга билет һәм теркәлү буенча карап булачак.

Ссылка на первоисточник
наверх