На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Кремльдә Трампның Путин белән очрашуны көтүе турындагы сүзләренә аңлатма бирделәр

АКШның сайлап куелган Президенты Дональд Трампның белдерүләренә дә карамастан, аның Украина буенча РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуы өчен реаль алшартлар юк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

«Әлегә бернинди дә реаль импульслар булмады», - дип белдерде ул вазгыять турында.

РФ Президенты Владимир Путин 19 декабрьдәге туры элемтә вакытында Дональд Трамп белән очрашуга әзер булуын белдерде. «Мин моңа теләсә кайсы вакытта әзер. Әгәр ул теләсә, очрашуга әзер булачакмын», - дип искәртте ул.

22 декабрьдә Кушма Штатларның сайлап куелган Президенты Украинадагы низагны төгәлләү хакында фикер алышу өчен Путин белән тиз арада очрашуны көтүен әйткән иде.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх