На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Болгарда «Курск» су асты көймәсендә һәлак булучыларны искә алдылар

Спас районы диңгезчеләре «Курск» су асты көймәсендә һәлак булучыларны искә алды. Һәлакәт 24 ел элек булды, анда 118 кеше һәлак булды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Фаҗига корбаннарын искә алырга килүчеләр һәйкәлгә чәчәкләр куйды, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.

Искәртик, «Курск» су асты көймәсе белән фаҗига 2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә өйрәнүләр вакытында була.

Экипаждагы 118 кешедән бер генә кеше дә исән калмаган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх