Иннополис университетында 4 килограммга кадәр авырлыктагы йөкне 17 километрга кадәр ераклыкка ташырга мөмкинлек бирә торган яңа пилотсыз очкыч уйлап тапканнар. Проект авторлары дроннар ярдәмендә йокләр ташуны җәйгә эшләтеп җибәрергә планлаштыра, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
БПЛАны Илкүләм технологик инициатива Компетенцияләр үзәге каршындагы Иннополис университетының Пилотсыз авиация системалары үзәге инженерлары ясаган.
10 килограмм авырлыктагы дронның крейсер тизлеге секундына 15 метр тәшкил итә.Сынаулар барышында бортында контейнер урнаштырылган пилотсыз очкыч югары уку йортының җитештерү мәйданчыгыннан төп корпуска кадәр документлар алып килгән, ә кире кайтканда университет кафесыннан ашамлыклар һәм эчемлекләр китергән. 2 километр ераклыктагы очыш барлыгы дүрт минут дәвам иткән.
Җайланма белән идарә итү процессын гадиләштерү өчен, аны эшләүчеләр махсус Telegram-бот булдырган. Бот ярдәмендә кулланучы пилотсыз очкычны курьер буларак чакыра ала, шуннан соң дрон оператор алдан билгеләгән максималь куркынычсыз маршрут белән оча.
Свежие комментарии