16-18 апрельдә Новосибирск шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре үтте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Новосибирск татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» оешмасы шушы көннәр кысаларында үткән чараларда актив катнашты. Мәртәбәле кунакларны каршы алды, ачылышта чыгыш ясады, мастер-класслар үткәрде.
Бәйрәм сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии