Россия Украина белән сөйләшүләр өчен ачык, шул ук вакытта анда Мәскәү белән әңгәмәгә керүне тыю гамәлдә. Фикер алышуны башлау өчен Украина Президенты Владимир Зеленскийның бу боерыкны гамәлдән чыгаруы кирәк. Бу фикерне журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әйтте
«Тыныч траекториягә чыгу өчен Зеленскийга үз декретын гамәлдән чыгару һәм Истанбул килешүләре нигезендә һәм, хәзерге чынбарлыкны исәпкә алып, диалогны яңарту турында күрсәтмә бирү җитә», — дип аның сүзләрен китерә ТАСС.
Элегрәк АКШның сайланган Президенты Дональд Трамп Киевның Мәскәү белән килешү төзергә теләвен әйтте һәм РФ Президенты Владимир Путин өчен сөйләшүләр вакыты җитте, дип белдерде. Шулай ук ул утны кичекмәстән туктатырга чакырды.
Трамп сүзләрен шәрехләп, Дмитрий Песков Россиянең Украина белән сөйләшүләргә ачык булуы турында берничә тапкыр сөйләвен һәм башка илләрнең арадашчы буларак тырышлыкларын хуплавын искәртте.
«Украина буенча безнең позиция яхшы билгеле. Хәрби хәрәкәтләрне туктату өчен шартлар Президент Путин тарафыннан агымдагы елның июнендә аның Россия Тышкы эшләр министрлыгындагы чыгышында әйтелде», - дип аңлата Кремль вәкиле.
Свежие комментарии