На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

«Профессионаллар» чемпионаты 400 меңнән артык студентны берләштерде

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабына 2026 елда көллият һәм техникумнарда белем алучы рекордлы сандагы студент (400 меңнән артык кеше) теркәлгән. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко искәрткәнчә, Президент Владимир Путин туры элемтәдә дәүләтнең барлык дәрәҗәләрдә югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләүгә системалы якын килүен билгеләп үтте.

Чернышенко әйтүенчә, бүген «Профессионаллар» Россиядә үз өлкәсендә иң масштаблы ярыш санала. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла һәм илнең барлык төбәкләрен колачлый.

Чернышенко сүзләренчә, төбәк этабында катнашучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 100 меңнән артыкка арткан, бу 35 процент тәшкил итә. Ул студентларга югары нәтиҗәләр, һөнәри үсеш һәм файдалы танышулар теләде. Төбәк этабы 2026 елның февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх