
Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» хоккей командалары көч сынашты. Уен Уфада узды һәм «Ак Барс» файдасына тәмамланды.
Беренче периодның өченче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне ачты (0:1). Ундүртенче минутта Дмитрий Яшкин Уфа командасы капкасына икенче алканы кертте (0:2).
Берничә секундтан «Салават Юлаев» капитаны Григорий Панин командасының артка калышуын киметә алды (1:2). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» сакчысы Степан Фальковский гол кертте (1:3).Икенче периодның бишенче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Александр Хмелевский Казан командасын тагын бер алкага алга чыгарды (1:4). Александр Хмелевский «Ак Барс»ка әле сентябрь ахырында гына күчте, моңа хәтле ул өч сезон Уфада «Салават Юлаев» өчен уйнаган иде.
Өченче период голларсыз узды.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Яшкин – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Хмелевский – Барабанов, Карпухин – Марченко;
- Биро – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).
«Салават Юлаев»
- Самонов (Вязовой);
- Ян – Родуолд – Хохлачёв, Калинюк – Василевский;
- Сучков – Пименов – Кузнецов, Панин – Цулыгин;
- Федотов – Берлёв – Жаровский, Зоркин – Кулик;
- Корбит – Ефремов – Горшков (Петренко), Варлов.
16 октябрьдә «Ак Барс» Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына каршы уйнаячак. Матч 15:30 башлана.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии