Татарстан территориясендә «беспилотниклар куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар. Мәгълүмат Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми порталында чыкты.
Искәртеп үтик, әлеге режим бүген иртән 4:47 сәгатьтә игълан ителде. Соңрак Росавиация Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертү турында хәбәр итте.
Һава аланы вакытлыча куркынычсызлык максатларында рейсларны кабул итмәде һәм җибәрмәде.Чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан башкаласына рейс ясаган алты самолет запас аэродромнарга «китте». Транспорт прокуратурасы Казан аэропортындагы тоткарлыклар белән бәйле вәзгыятьне контрольгә алды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии