Июнь ахырында тирән циклон Россиянең Европа өлешендәге үзәк, ә аннары көнчыгыш районнары өстеннән күчте һәм үсеш алды, ул «Баренцево диңгезеннән һаваны үзенә тартты». Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Шуңа күрә көчле явым-төшем, түбән басым һәм түбән температура күзәтелә.
Бу атна ахырына кадәр температура 18-19 градустан югары булмаячак. Көчле яңгырлар белән салкынча һава көтелә. Эсселекнең кайтуы турында хыялланырга кирәкмидер», - дип белдерде ул.Шувалов сүзләренчә, яңгырлар азрак булмаячак, әмма июльдә һава торышы уртача җылы, климатик нормага якын була.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии