На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Камил Сәмигуллин: Россиядәге мәчетләрнең чирек өлеше – Татарстанда

Россиядәге мәчетләрнең чирек өлеше – Татарстан территориясендә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Камил хәзрәт Сәмигуллин Малайзиядә узган «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында әйтте.

«Татарстан Республикасы – Россиянең икътисади яктан иң уңышлы төбәге генә түгел, ә безнең илнең ислам үзәге дә.

Россиядәге барлык мәчетләрнең чирек өлеше шушында, 8 мәдрәсә, 2 ислам югары уку йорты һәм Болгар ислам академиясе эшли, мөселман инфраструктурасы, хәләл-индустрия, ислам финанслары, дин гыйлеме үсә бара», – дип аның сүзләрен яза мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Камил Сәмигуллин утырышта катнашучыларны Татарстан белән, аерым алганда, исламны үстерү өлкәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлеккә чакырды. Республика динне ныгыту өчен күп кенә кызыклы проектлар тәкъдим итәргә әзер, дип өстәде мөфти.

Шулай ук ул Коръән бастыруга һәм Коръәнне өйрәнүгә бәйле проектларны тәфсилләбрәк сөйләде. Камил хәзрәт сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан мөфтияте Коръән бастыру традицияләрен дәвам итә һәм «Казан басмасы» исемендә мүсхәфләр әзерли.

«Чит илләрнең Татарстан Диния нәзарәтендә әзерләнгән мүсхәфләрне яңадан бастыруны сораулары Татарстанда Коръән бастыру үсешенең югары дәрәҗәдә булуын аңлата. Әйтик, төрле елларда хәзерге Казан Коръәне Төркиядә, Үзбәкстанда, Белоруссиядә яңадан басылып чыкты», – диде Сәмигуллин.

Ссылка на первоисточник
наверх