На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Ульяновскида Каюм Насыйриның 200 еллыгына түгәрәк өстәл оештырылды

Ульяновск шәһәренең Каюм Насыйри үзәгендә мәгърифәтче, язучы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Татар халкының даһие» дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, ТР Язучылар берлегенең төбәк бүлеге рәисе Шәфик Иматдинов, милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәгенең Татар мәдәнияте үзәге бүлеге мөдире Рамилә Сафина, туган тел укытучылары һәм татар теле түгәрәкләре җитәкчеләре катнашты.

Чарада катнашучылар К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты, аның татар телен үстерүдәге роле турында фикер алышты. Татар халык җырлары һәм бәетләре, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язучының иҗатын өйрәнү, татар мәгърифәтчесе әсәрләре белән танышу аша үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм башка темаларга докладлар тыңладылар.

Кичәнең программасы Каюм Насыйриның иҗаты, тормыш юлы һәм аның татар җәмгыятенә кертелгән яңалыклары турында сөйләшүләрдән, эчтәлекле чыгышлардан, шигырьләр укудан һәм музыкаль номерлардан торды. Чарада шәһәрнең хезмәт ветераннары, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

 

Ссылка на первоисточник
наверх