На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Чаллыда «Ак калфак» милли кием фестивале була

21 декабрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында «Ак калфак» милли кием фестивале үтәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Сәрия Гарипова яза.

Анда кадакларга җеп урап картиналар иҗат итүче рәссам Лилия Моратова, мөселман киемнәре тегүче модельер Гүзәл Вәлишина, Гөлфия Халиуллина, күн эшләнмәләре белән шөгыльләнүче осталар һәм башкалар катнаша.

Шулай ук биредә Чаллыда җитештерелгән киемнәр белән танышырга да мөмкин булачак.

Кул эшләре, хәләл ризыклар ярминкәсе, остаханәләр, көндезге сәгать 11дә, дизайнерлар киемнәрен күрсәтү 15 сәгатьтә башлана.

Чара кысаларында һәр кунак 5 номинация буенча милли кием бәйгесендә катнаша ала: «Көндәлек киемгә заманча караш», «Кичке (бәйрәмчә) кием», «Эшлекле кием», «Балалар өчен көндәлек кием», «Аксесуарлар» (баш киемнәре, сумка, бизәнү әйберләре). Яшь буенча чикләүләр юк. Керү түләүсез.

Гаризалар 12нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 958 627 2660

 

Ссылка на первоисточник
наверх