Татарстанлылар арасында тычкан бизгәге белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36 процентка кимегән. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган айда бөер синдромы белән геморрагик бизгәкнең 70 очрагы теркәлгән. Вазгыять тыныч һәм тотрыклы, әмма кимерүчеләрнең активлыгы саклана. Профилактика чараларын үтәргә кирәк», - диде Любовь Авдонина.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии