На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанның атказанган юристы Петрушкин Россия Югары Суды судьясы булды

Федерация Советы Татарстанның атказанган юристы, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе урынбасары Виталий Петрушкинны Россия Югары Суды судьясы итеп билгеләде, дип яза ТАСС.

Моңа кадәр ул Идел буе округы Арбитраж суды судьясы вазифасында булды. Ачык чыганаклардагы мәгълүматлар буенча, Виталий Петрушкин 1968 елның 6 июлендә туган.

1996 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Петрушкин суд системасында 1997 елдан бирле эшли, судья булып эшләү стажы - 27 ел. 2015 елда аңа Татарстанның «Атказанган юристы» исеме бирелгән.

Петрушкин белән бергә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча судьялар вазифасына Олег Бугаков һәм Инна Переверзева билгеләнде.

Олег Бугаков һәм Инна Переверзева административ эшләр буенча суд коллегиясендә, Виталий Петрушкин гражданнар эшләре буенча коллегиядә эшләячәк дип көтелә.

Ссылка на первоисточник
наверх