На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Тел галиме Мәлик Хәйруллин вафат булган

Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мәлик Хәйруллин 84 яшендә вафат булган. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең хатыны, балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Мәлик Хәйруллин 1993–2014 елларда институтның лексикология һәм диалектология бүлегендә эшләде. Ул татар лексикасын диахрон һәм синхрон аспектларда, татар әдәби телендә Көнбатыш Европа һәм шәрекъ алынмаларын өйрәнде. Мәлик Хәйруллин 200дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт (монографияләр, дәреслекләр, методик эшкәртмәләр, сүзлекләр) авторы, биш фәннәр кандидаты әзерләгән галим», – дип хәбәр итә Илгиз Халиков.

 

Ссылка на первоисточник
наверх