Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша социаль челтәрдәге сәхифәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында искә алып язган.
«Аягың юк бит, кая чабасың?!» – дип, кычкырганнар Мөхәммәтша бабайга солдатлар. Фашистларга каршы атакага барганда, снаряд эләгеп, тездән диярлек өзеп ыргыткан була. Шуны сизми ул.
Бүген дә күз алдыма китерүе кыен: ничек ул, авыртуны җиңеп, немецлар артыннан чаба алган икән? Соңыннан госпитальгә эләккән, бабай туган авылына кайткан. Ләкин мин аның кайчан да булса сугыш һәм үзенең батырлыклары турында сөйләгәнен хәтерләмим. Миңа бернәрсә дә сөйләмичә арабыздан китте», – диде ул.Ул бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән «Үлемсез полк» акциясендә катнашкан. «Беренче елларда әнә шул өстә язган Мөхәммәтша бабамның портреты белән чыга идем, быел исә Галиәсгар Камалның улының портретын тотып чыктым. Ул искиткеч талантлы артист була. Театрда спектакльне уйнап чыгуга ук фронтка китеп бара. Беренче елында ук һәлак була», – ди Фәнис Җиһанша.
«Сугыш еллары җырлары мәңге яшәячәк – әлегә кешелек дөньясы бар. Ә ул юкка чыкмасын өчен, тыныч вакытта сугышның нәрсә икәнен истә тотарга кирәк. Без бу җырларны тыңлыйбыз, һәм бездә Ватан өчен горурлык, яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә дигән ышаныч барлыкка килә», – дигән ул.
Свежие комментарии