На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Россия Иҗтимагый палатасында мәктәптә уку вакытын 12 елга җиткерергә тәкъдим иттеләр

Россия мәктәпләрендә уку вакытын хәзерге 11 елдан 12 елга кадәр арттырырга кирәк, өстәвенә балалар беренче сыйныфка алты яшьтә керергә тиеш. РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб мәгарифне реформалаштыруга үз карашы турында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Дөньяның алга киткән барлык илләрендәге кебек үк, мәктәптә уку вакытын 12 елга җиткерү ихтыяҗы туды.

Балаларны мәктәпкә алты яшьтән бирергә кирәк», - дигән ышаныч белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Мондый үзгәрешләрнең кирәклеген ул, мәктәп программасының катлаулануын һәм дисциплиналар санының артуын искәртеп, бүгенге чынбарлыкка бәйләп аңлатты. «Бу белемнәр күләмен инде 11 елга гына сыйдырып бетерү авыр», - диде ул.

Өстәвенә, Иҗтимагый палата секретаре урынбасары искәрткәнчә, күп кенә балаларны болай да биш-алты яшьтән башлап беренче сыйныф программасына әзерлиләр.

«Башка илләрдә бу ике-өч дистә ел элек үк кертелгән иде», - дип искәртте Гриб. Һәм уку вакытын 12 елга җиткерү мәсьәләсен якындагы яки ике елда карарга һәм хәл итәргә кирәк, дип өстәде.

Мәктәптә уку вакытын арттыру турында Иҗтимагый палатада, Россия мәгариф академиясендә һәм РФ Мәгариф министрлыгы каршындагы иҗтимагый советта актив рәвештә фикер алышачаклар. «Бу фикер алышуларга педагоглар һәм ата-аналар берләшмәсе дә кушылсын иде», - дип сүзен төгәлләде ул.

1986 елдан 2010 елга кадәр башта - Советлар Союзы, аннары Россия мәктәпләрендә 10 һәм 11 еллык укыту программалары гамәлдә булды. 2001 елдан башлап Россия мәктәпләрендә барлык балалар да 11 ел укый.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх