Татар эстрадасы җырчысы Алсу Абульхановага «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән дәрәҗәле исем бирелде.
«Әлбәттә, шундый дәрәҗәле мактаулы исемгә лаек булу минем өчен бик куанычлы хәл. Мин моны 30 еллык иҗатымның матур бер нәтиҗәсе итеп кабул иттем. Халык артисты нинди сыйфатларга ия булырга дигәндә, беренчедән, халык аны танырга, иҗатын яратып кабул итәргә тиеш.
Минем башкаруымдагы күп кенә җырларны халык яратып кабул итеп, алар хитка әйләнгәннәр икән, димәк, иҗатта дөрес сукмак сайлаганмын. Халык артисты тамашачыда зәвык тәрбияләргә тиеш. Башкару осталыгы белән дә, костюмнары, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән дә. Ул халыкка иярергә түгел, ә, киресенчә, халыкны үз артыннан ияртергә тиеш», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.Алсу Абульханова фикеренчә, җырчы күпкырлы булырга, бөтен жанрларда җырлый белергә тиеш.
«Репертуарда халык җырлары да, эстрада җырлары да. Джаз юнәлешендә дә, төрле телләрдә җырларга кирәк. Татар, рус телендә генә түгел, инглиз, испан, азәрбайҗан, үзбәк телендә җырларга тырышам. Чит илләрдән килгән делегацияләр алдында чыгыш ясыйм, алар өчен татар җырларын да тәкъдим итәм. Соңгы вакытта Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры белән оркестрга кушылып Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында чыгыш ясадык. Минемчә, иҗат кешесе төрле яктан экспериментлар ясарга тиеш», – диде ул.
Җырчы күптән түгел Татарстан һәм Башкортстаннан хезмәт иткән егетләребез алдында Сириядә чыгыш ясаган булган. «Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән хәрби самолетка утырып бардык. Сириядә татар, рус җырларын башкардым. Сириядән махсус хәрби операциягә баручы егетләребез дә бар, шуңа күрә шундый җирләргә дә барып, чыгыш ясарга кирәк һәм мөһим дип уйлыйм», – диде Алсу Абульханова.
- Алсу Әмирҗан кызы Әбелханова — татар эстрада җырчысы. 1976 елда Коми Республикасы Воркута шәһәрендә туа. Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, Ульяновск мәктәбендә укыта. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укый. Соңрак Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый, югары музыкаль белем ала. 2000 елдан 20 ел дәвамында Казан шәһәре филармониясендә эшләп ала, татар эстрадасын актив пропагандалап, артистлар белән гастрольләрдә күп йөри. Халыкара һәм Россия күләмендәге конкурс, фестивальләр лауреаты.
Свежие комментарии