Быел Казан федераль университетының Алабуга институты территориясендә машиналар өчен 52 урынлык парковка төзелде. Укытучыларны һәм студентларны парковка ачылу белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул Алабуга районының мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертүче югары уку йортының әһәмиятле ролен билгеләп үтте.
Бу хакта «Алабуга нуры» яза.КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон шәһәр җитәкчелегенә Алабуганың тарихи өлешен төзекләндерүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ачылу тантанасы югары уку йорты бинасы янында, «Сытый студент» кафесы янында символик агач утырту белән тәмамланды.
Свежие комментарии