На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Каюм Насыйри музеенда «Гаилә традицияләре» күргәзмәсе ачыла

3 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеенда «Гаилә традицияләре» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Гаилә елына багышлана, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Чара Гаилә елы кысаларында уздырыла һәм «Мәдәният» һәм «Демография» илкүләм проектларының максат һәм бурычларына туры килә.

Күргәзмәдә XX гасыр татар чигү үрнәкләре, рәссам Ольга Тавринаның «Девушка татарка», «Бабай» һәм «Крестьянка татарка» эшләре тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Биредә тамашачыларга татарлар һәм төрки халыкларның гаилә традицияләре, аерым алганда, хатын-кызлар линиясе буенча буыннан-буынга күчеп барган күп гасырлык чигү осталыгы турында күбрәк белә алачак.

Традицияләр гаилә бәйләнешләре формалашуда төп роль уйный. Алар һәр гаилә өчен уникаль була ала, ләкин шул ук вакытта халыкның мәдәни мирасы байлыгын чагылдыра. Чигү – ул сәнгать кенә түгел. Чигү – ул мәдәни тәңгәллекне саклау ысулы, хезмәт сөючәнлек һәм хатын-кыз башлангычының кайгыртучанлыгы символы да.

Күргәзмә 20 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх