
Питрәч районында агач утырту буенча бишенче тапкыр «УрманФест» акциясе узды. Чараның максаты – Татарстан Республикасының яшел фондын саклап калу һәм торгызу, дип яза «Алга» газетасы.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм оештыручы — «Зерно будущего» Хәйрия фонды вәкилләре мөрәҗәгать итте.
Рәис Әхтәм улы оештыручыларга һәм актив район халкына катнашулары өчен рәхмәт белдерде.«Бу акция безне берләштерә, һәм, әлбәттә, туган якка мәхәббәт тәрбияли», – диде ул.
Урман утыртуда гаиләләр һәм хезмәт коллективлары катнашты. Эшләр башланыр алдыннан теләге булган һәркем өчен мастер-класс үткәрелде, аннан соң инвентарь һәм үсентеләр бирелде. Быел нарат, чыршы, юкә һәм тирәк утыртылды.
Проект гамәлдә булган дүрт ел эчендә 700 меңнән артык үсенте утыртылган, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии