Татарстанның Мамадыш районында 1990 еллар ахырында кылынган үтерү турындагы эшне ачтылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 1998 елның февралендә биредә яшәүче хатын-кыз бергә яши торган ир-ат белән бергә таныш ир-атны үтергәннәр.
Ул яңа гына төрмәдән кайткан булган. Аның мәетен бакча чокырына яшергәннәр.Җинаять турында 25 елдан артык вакыт узгач - 2024 елның сентябрендә генә билгеле була. Хатын-кыз гаебен танып полициягә килә.
Хокук саклаучылар ТР Мамадыш районының Красная Горка авылында Заречная урамында үтерелгән кешенең җәсадларын тапкан.
Җинаятьнең икенче катнашучысы эшне ачу вакытына инде вафат булган. Хатын-кызны төркем белән кылынган үтерү маддәсе буенча гаепләгәннәр.
Җинаять эше расланган гаепләү бәяләмәсе белән судка тапшырылган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии