Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева туган шәһәре һәм Татарстанның дөнья масштабындагы бик күп вакыйгаларны кабул итүе белән горурлана. Спортчы телеграм-каналында шулай дип язган.
«Мин туган шәһәремне мактаудан арымыйм, чөнки Казанда көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәнияте бергә үрелгән», - дип яза ул.
Вәлиева билгеләп үткәнчә, Казанда һичьюгы бер тапкыр булган һәркем тәмле татар милли ашларын, Кремльне һәм җирле халыкның кунакчыллыгын искә алачак.
Фигуралы шуучы шулай ук нәкъ менә Казанда дөньякүләм вакыйгалар һәм ил лидерларының очрашулары үткәрелүенә шат. БРИКС саммиты – шуларның берсе.
«Әйтик, хәзерге вакытта Казанда БРИКС саммиты уза, анда 20дән артык илнең лидеры махсус килде. Саннар, әлбәттә, зур тәэсир калдыра, шуңа күрә мине туган шәһәрем өчен горурлык хисләре биләп ала», - дип искәртә спортчы.
Ул шулай ук теләгән һәркемне Казанга чакырды, «хәзер моның өчен иң кулай вакыт булуын» әйтте.
Камилә Вәлиева телеграм-каналы видеосы
Свежие комментарии