Казан мэры Илсур Метшинны яңадан Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе югары советы президиумы әгъзасы итеп сайладылар. Оешма съезды Мәскәүдә узды. Бу хакта ТР башкаласы мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Утырышта катнашучылар шулай ук оешманың узган ел дәвамында башкарган эшенә йомгак ясады.
Ассоциация 2019 елның маенда оештырылды. Хәзерге вакытта ул Россия Федерациясенең барлык 89 субъектының төбәк оешмаларын берләштерә.
Илсур Метшин 2005 елдан бирле Казан мэры вазифасын башкара. Ул шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасының җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитетын һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасын җитәкли.
Свежие комментарии