23 февраль көнне Апанай мәчете каршында эшләп килгән Күл буе мәдрәсәсендә бөек язучыбыз, җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле Гаяз Исхакыйга багышланган кичә үткәрелде. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров ачып җибәрде.
Очрашуда гомерен әдипнең иҗатын өйрәнүгә багышлаган галимә Лена Гайнанова Гаяз Исхакыйның тормыш юлы турында лекция сөйләде. Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Рифат Сәлах чыгыш ясады.Озак еллар Мөхәммәдия мәдрәсәсендә телебезне, әдәбиятызны, тарихыбызны өйрәткән мөгаллимә, шагыйрә Флюра апа Ханнанова Исхакый иҗатында күтәрелгән әдәп-әхлак мәсьәләсенең бүген тагын да актуальләшүе турында сөйләде. Соңрак тамашачыларны Лена Гайнанованың шәхси архивына тупланган Гаяз Исхакыйга багышланган күргәзмә белән таныштырдылар, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии