Сочида 28 нче тапкыр «Бөтен Россия – 2024» заманча журналистика форумы башланып китте. Масштаблы вакыйга Россиянең төрле төбәкләре күргәзмәсе белән ачылды, биредә шул исәптән Татарстан стенды тәкъдим ителгән. Чарада катнашучылар һәм кунаклар төрле басма продукция – журналлар, полиграфия белән таныша алды.
Ачылу тантанасы вакытында Татарстан стендын Россия журналистлар берлеге җитәкчесе Владимир Соловьев карады.Форумның эшлекле программасында Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков катнаша.
«Бөтен Россия – 2024» – ел саен уза торган зур чара, биредә тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен медиаберләшмә вәкилләре җыела.
Форумда ел саен Россиянең барлык төбәкләреннән һәм чит илләрдән мең ярымнан артык журналист, редактор һәм блогер катнаша. Форум кысаларында медиаиндустрия өлкәсендә танылган журналистлар, экспертлар белән очрашулар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, дискуссия клублары узачак.
Моннан тыш, Россия журналистлар берлегенең иң яхшы журналист әсәренә конкурсында, Заманча журналистика форумының профессиональ иҗади конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Свежие комментарии