На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстанда ике муниципаль хезмәткәрне «ышанычны югалту» аркасында эштән алдылар

Татарстанда ике муниципаль хезмәткәрне «ышанычны югалту» аркасында эштән җибәрделәр. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабуга районы башкарма комитетының Төзелеш департаментын җитәкләгән Равил Шәриповны һәм Әлмәт районының Җир-милек мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше комитеты рәисе Ильвира Пузыреваны эштән алганнар.

Шәрипов ике ел рәттән керемнәр һәм милек турында мәгълүматлары яшереп калу факты ачыклангач эшеннән азат ителгән.

Бу ышаныч югалту һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен өзү өчен җитәрлек сәбәп булган.

Ә Пузырева исә җир кишәрлеген базар бәясеннән түбәнрәк хакка саткан һәм бу Әлмәт районы бюджетына финанс югалтулары китергән. Шулай ук ул милек хокукларына ялган документлар куллану эшчәнлегендә һәм районныкы булган җир кишәрлекләре турында ялган белешмәләр кертүдә дә шикләнелә.

Ссылка на первоисточник
наверх